Фермерларга – үсеш өчен грант
ТРда “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына” илкүләм проекты кысаларында “Агростартап” проекты буенча фермерларга ярдәм грантлары бирү оештырылган.
(Тәтеш, 27 февраль, “Тәтеш таңнары”). 103 гариза бирүче “Агростартап” программасы буенча 2019 елда 2дән 4 миллион сумга кадәр грантлар алды. Татарстанда быел “Агростартап” проекты буенча грантлар суммасы сөт һәм ит юнәлеше буенча фермерның бизнес-проектына 5 миллионга кадәр һәм кооперативны үстерүгә акчаның бер өлешен юнәлтү очрагында 6 миллион сумга кадәр арттырылды.
Грант бәйгесендә катнашырга теләүчеләр өчен тулырак – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының agro.tatarstan.ru сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев