Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • “Әфган уты әле дә телгәли бәгырьләрне!”

    Укучыларга шул куркыныч сугышта катнашкан интернационалистлар, Тәтеш районында яшәүчеләр турында сөйләделәр.

    (Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”). 15 февраль көнне Байраш авыл мәдәният йорты мөдире тарих укытучысы белән берлектә “Әфган уты әле дә телгәли бәгырьләрне!” дип исемләнгән совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган чара үткәрделәр.

    Укучыларга шул куркыныч сугышта катнашкан интернационалистлар, Тәтеш районында яшәүчеләр турында сөйләделәр.

    Чара презентация белән үрелеп барды. Җыелучылар шул дәһшәтле сугышта һәлак булучыларны, гомерләре бәрабәренә Ватан алдындагы бурычларын үтәгәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: