Император Александр I 1802 елның 8 сентябреннән финанс министрлыгын оештыргач, Россия финанс хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәменә исәп алып бара.
(Тәтеш, 8 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы) ). Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы казначылык Департаментының Тәтеш районы территориаль бүлеге 1999 елның октябреннән бирле эшли.
“КДТБның бюджет акчасын максатчан һәм нәтиҗәле файдалану өчен алдан ук һәм агымдагы контроль барышында барлык дәрәҗәдәге бюджет үтәлешенең бөтен юнәлешләрен колачлый. Бүлектә ачылган счетларга һәр көнне хезмәт хакы түләүгә, оешмаларны тоту өчен, дәүләт программаларын тормышка ашыруга, социаль пособиеләр бирүгә акча күчерелә. Бүгенге көндә бездә 102 бюджеттан алучыга хезмәт күрсәтелә, анда 341 шәхси счет ачылган. Бер айда уртача 6000 түләү тормышка ашырыла”, – ди ТР ФМ КД Тәтеш районы бүлеге җитәкчесе Күләмзә Осипова.
Территориаль бүлек коллективы тиздән оешуының 20 еллыгын билгеләп үтәчәк, һәм бу барлык вакыт эчендә хезмәткәрләрнең тәҗрибәсе, югары һөнәри осталыгы, норматив документларны тирәнтен белүе аларга хезмәтләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
ТРның атказанган икътисадчысы Галина Глазкова федераль казначылыкның район органнарына 16 ел дәвамында җитәкчелек иткән, Ирина Бычкова һәм Валентина Киселева аның ышанычлы ярдәмчеләре булган. Тармак ветераннары Галина Галкина, Гөлфия Павлушина, Людмила Барабанова, Галина Ханжина белем һәм югары әдәплелек дәрәҗәсенә ия булып, тупланган тәҗрибәләрен яшьләргә бик теләп тапшырганнар.
Бүгенге көндә, гадәттәгечә, коллектив алдына барлык куелган һәм куела торган бурычлар уңышлы үтәлә. Людмила Дәүләтшина белән Ольга Яруллина ул оешкан көннән алып хезмәт куя, Любовь Шиһабетдинова, Елена Спирина, Марат Зиннуров, Марина Кабанова, Ольга Королева, Татьяна Мерзлова, Людмила Николаева остазларының эшен намус белән дәвам итә. Хезмәткәрләр уртаклашканча, эштә аларга рух күтәренкелеге, бер-берләренә карата хөрмәт һәм үзара ярдәмләшү булышлык итә. Ә Күләмзә Кутамай кызы болай дип өстәде: “Безне сайлаган һөнәребезгә ярату берләштерә, без шулай ук әхлакый кыйммәтләргә – әдәплелеккә, намуслылыкка, игелеклелеккә таянабыз. Хезмәтебез район алдында торган икътисади һәм социаль бурычларны чишүгә йогынты ясавын аңлау безне сөендерә, димәк, тәтешлеләр җитешлеге хакына эшлибез дигән сүз”.
Нет комментариев