Фитосанитар сертификат алу өчен нинди документлар кирәк?
ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров аңлата:
(Тәтеш, 21 февраль, “Тәтеш таңнары”). ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров аңлата: “Фитосанитар сертификаты, реэкспорт фитосанитар сертификаты, карантин сертификаты бирү тәртибен раслау турында”гы РФ Авыл хуҗалыгы Министрлыгы Боерыгы (№ 293, 13.07.2016) нигезендә, сертификат бирү өчен тәкъдим ителгән үрнәк һәм документлар буенча гариза бирергә кирәк: карантинлы продукцияләр Россия территориясеннән нинди җитештерүче оештыруында ташылуга килешү күчермәсе; физик зат булып торган гариза бирүченең шәхесен раслаучы документ күчермәсе; карантинлы продукцияләрнең карантинлы фитосанитар торышы турындагы бәяләмә; үсемлекләр карантины өлкәсендә һәм (яки) импортер ил таләпләре белән РФ законында билгеләнгән йогышсызландыру очракларында карантинлы фитосанитар акты”.
Мәгълүмат алу өчен ТР буенча Россельхознадзор Идарәсенең фитосанитар күзәтчелеге һәм ашлык сыйфаты күзәтчелеге һәм орлык контроле бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, адресы: Казан ш., Оренбург тракты ур., 20а, телефоны 8(843) 277-69-26 яки Идарәнең сайты: shn.tatarstan.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев