Физик затларга милек салымы буенча ташламалар
Җәмгыять

Физик затларга милек салымы буенча ташламалар

2019 елның 1 маена кадәр физик затларга милек салымы буенча ташламалар күрсәтү турындагы гаризаны үз вакытында бирергә мөмкин.

(Тәтеш, 14 февраль, «Тәтеш таннары»).  Салым инспекциясе гражданнарны транспорт салымнары, шулай ук 2018 ел өчен физик затларга салым ташламалары куллану тәртибе хакында хәбәр итә. Шулай итеп, әгәр 2018 елда салым ташламасына хокук беренче тапкыр барлыкка килсә, ул чакта, гариза белән элегрәк салым инспекциясенә мөрәҗәгать итмәгән гражданин моны эшли ала. Салым кәгазьләрен 2018 ел өчен күмәк җибәрә  башлаганчыга кадәр гаризаны максатчан юлларга, ягъни “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” аша 2019 елның 1 маена кадәр поч­та яки инде теләсә нинди салым инспекциясенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә була, уполномоченный андый гаризаларны кабул итәчәк. Әгәр ташлама ясау турындагы гариза инде бирелгән булса, яңадан бирү таләп ителми. Физик затлар өчен – 12 тоннадан артык иң күп авырлык рөхсәт ителгән “Платон” системасы реестрында теркәлгән машина хуҗаларына, 2018 ел өчен транспорт салымы түләүдән азат итүче ташламалар каралган. Шулай ук милекче, чикләмәгән файдалануда яки гомерлек мирастагы, ташлама төрләренең берсенә кагылышлы, җире булган гражданнарга җир салымы буенча салым базасы 2018 елдан бер җир кишәрлегенең 600 квадрат метр мәйданындагы кадастр бәясе күләменә кими. 2018 елның салым чоры өчен гамәлдә булган ташламаларның тулы исемлеге белән “Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турындагы белешмә мәгъ­лүматлар” көнкүреш хезмәте ярдәмендә танышырга мөмкин.      


Нет комментариев