Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Г. Тукай исемендәге IX Халыкара “Туган ягым - яшел бишек” нәфис сүз осталары бәйгесе

Анда Тәтеш районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

(Тәтеш, 21 март, "Тәтеш таңнары", Римма Афанасьева, автор фотосы). 20 март көнне конкурсның муниципаль этабы узды.

Анда Тәтеш районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Кадет интернат-мәктәбеннән 4 укучы катнашты. Григорьев Константин һәм Шаһиева Гөлназ жюрига шигырьләрен татар телендә, ә Винокурова Елизавета һәм Родионов Игорь рус телендә тәкъдим иттеләр. Бәйгедә катнашучыларны мәктәпнең туган тел укытучысы Н.Р.Сиякина әзерләде. 

Барлык кадетлар да лаеклы чыгыш ясады һәм катнашучы сертификатлары белән бүләкләнде. 
Конкурс нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев