Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Гаебен тулысынча таныган

    Белә торып кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, кеше гомере өчен куркыныч янау белән бәйле корал сыйфатында әйбер кулланып кылган җинаять эше буенча ТР Тәтеш район суды хөкем карары чыгарды.

    (Тәтеш, 13  июль, "Тәтеш таңнары"). Белә торып кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, кеше гомере өчен куркыныч янау белән бәйле корал сыйфатында әйбер кулланып кылган җинаять эше буенча ТР Тәтеш район суды хөкем карары чыгарды.

    Тәтешле – гражданка Р. ахирәте белән  үз өендә булган чакта ирен аңардан көнләшкән. Ул кул белән көндәшенең җилкәсеннән тотып алып, аны идәнгә бәреп еккан һәм уң күзенә  аягы белән тибеп, гәүдәсенә өч тапкыр суккан. Аннары кухня пычагы алган да көндәшенең аркасына кадаган. 

    Җәрәхәт алган хатын-кыз Тәтеш үзәк район хастаханәсенә озатылган.
    Гражданка Р. үз гаебен тулысынча таныган. Хөкем карарының төрен һәм күләмен билгеләгәндә суд башкарылган җинаятьнең җәмгыяви куркынычлылык үзенчәлеген һәм дәрәҗәсен, Р.-ның кылган гамәлен, килеп чыккан вакыйганы, шулай ук гаепне җиңеләйтә торган хәлләрне, билгеләнгән җәзаны хөкем ителүченең төзәтүе һәм аның гаиләсенең тормыш шартларын исәпкә алып чыгарган. 

    Эшне карау нәтиҗәләре буенча, суд гражданка Р.-ны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111нче маддәсе 2нче өлеше “з” пунктында каралганча, җинаять кылуда гаепле дип таныган. Аңа ике ел да алты айга иректән мәхрүм итү төрендә гомуми тәртиптәге төзәтү колониясендә җәза үтү билгеләнгән.

    Р.-га иректән мәхрүм итү төрендәге җәзаны үтәү аның сабыена ундүрт яшь тулганчы кичектерелеп торачак, дип хәбәр иттеләр безгә Тәтешнең район судыннан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: