Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаиләдә кешене гомер буе озатып баручы тәрбия нигезләре салына.
(Тәтеш, 26 март, «Тәтеш таңнары», Гүзәл Сумочкина). Безнең Тәтеш районында бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Төрле дин, төрле милләт булган җирдә, әлбәттә инде, катнаш гаиләләр дә күп корыла.
Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаиләдә кешене гомер буе озатып баручы тәрбия нигезләре салына.
Бәхетлеме, озын гомерлеме соң катнаш гаиләләр? Бу сорауга җавап табыр өчен, катнаш гаилә корган Айгөл Новикова белән әңгәмә корырга булдым.
- Әти-әниегез сезнең никахка каршы килдеме?
- Килде инде, үзебезнең кешегә кияүгә чык, диделәр. Тыңламадым. Иремне бик яраттым. Аңлата торгач, күнделәр: “Ярый алайса, үзеңә кара”, - диделәр… Хәзер уйланам инде, мине жәлләп риза булсалар да, күңелләреннән үпкәләп тә куйганнардыр инде. Ә инде туганнар: “Татар егете таба алмадыңмы әллә”, - дип әрләделәр.
- Сезнең гаиләдә балаларга исем кушканда каршылыклар килеп чыктымы?
- Юк. Интернеттан табып без нейтраль исемнәр куштык. Татарчага да, русчага да килешә торганны.
- Ә дин буенча бәхәсләр чыгамы?
- Балалар туганчы без алар үскәч үзләре динне сайларлар дип килешкән идек. Әмма әти-әниләр балалар динсез торырга тиеш түгел диделәр. Шулай итеп безнең улыбыз мөселман, ә кызыбыз рус динендә. Кызыма хәзер 9 яшь, ул да күбрәк мөселман диненә тартыла. Йоклар алдыннан кызык иттереп үзенчә “бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим” “прочитай” ди. Дога укыгач куркыныч төшләр керми ди.
- Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?
- Өйдә инде без рус телендә сөйләшәбез. Чөнки минем ирем татар телен аңлый, ләкин сөйләшә белми. Улым белән икәү булганда татарча сөйләшәбез. Ул кечкенә чакта минем әти-әнидә авылда кунакта татарча сөйләшергә өйрәнеп калды. Минем кайнана әниләргә кунакка баргач шаккаттым ди, юл буе русча сөйләшеп бардык, авылга кайткач татарча сөйләшергә тотынды ди. Шундый кызык булып тоелды ди. Ә кызым инде татарча төп сүзләрне генә белә. Сөйләшми. Әнигә дә ул русча сөйләшкәч кыен. Ярар әле әти рус классында укыган, яхшы белә.
Кызым мәктәптән кайтканда минем яныма эшкә керә һәм матур иттереп “Исәнмесез” дип әйтә. Бөтенесе елмаеп куялар. Хәлләр ничек дип эндәшә. Әкерен генә татар телен өйрәнәбез инде. Әле мәктәптә дә татар теле керә. Аларның классы ике төркемгә бүленгән - татар һәм рус, ул татар төркеменә яратып йөри.
- Ирегез татар ризыкларын яратамы?
- Әйе, бик ярата, күбрәк кыстыбый, өчпочмак, мантый ярата.
- Ә инде үзегезнең балагыз башка дин кешесе белән үзенең тормышын бәйләсә, сез риза булыр идегезме?
- Балалар чынлап та бер берсен яратса, мин каршы булмас идем. Бу очракта иң элек балама барысын да дин ягыннан аңлатып карар идем. Һәр милләтнең үзенә генә хас гореф-гадәтләре бар бит.
- Сез үзегезне бәхетле итеп саный аласызмы?
- Гаилә – ул үзе бәхет. Гаилә бәхетле булганда гына аяз күктә кояш елмая һәм ул, нурларын бөркеп, кешеләр йөзендә бәхет чаткылары уята ала.
Минемчә, кешенең нинди милләттән булуы мөһим түгел, ә аның кешелекле булуы. Шулай да балаларга ата-ана телен, гореф-гадәтләрен өйрәтергә кирәк дип саныйм.
Нет комментариев