Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Галимнәр коронавирусның тагын бер билгесен ачыклады

    Коронавирус белән авыручыларның күбесе тиннитуска, ягъни колаклар чыңлауга яки шаулауга зарланган.

    (Тәтеш, 19 октябрь, «Тәтеш таңнары»). Ишетү сәләте үзгәрүне коронавирусның тагын бер билгесе дип атадылар. Бу хакта Лондон Университеты колледжы һәм Корольлек милли комитеты тикшеренүчеләренә сылтама белән РИА Новости яза. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

    Express басмасы язганча, коронавирус белән авырган пациентларның күбесе тиннитуска, ягъни колаклар чыңлауга һәм шаулауга зарланган. Шулай ук инфекцияне авыр формада кичерүчеләрнең кайберләре ишетү сәләтен тулысынча югалткан.

    Тикшеренүчеләр табибларга пациентларның ишетү сәләте үзгәрүгә игътибар итәргә, шулай ук коронавирус ачыкланган очракта, алдан кисәтү чаралары күрергә киңәш итә.

    Әмма, галимнәр әйтүенчә, тиннитус башка авырулар турында да хәбәр итәргә мөмкин, шуңа күрә коронавирусның башка киң таралган билгеләре булганда колаклар шауласа борчылырга урын бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: