Гариза бирергә онытмагыз
Җәмгыять

Гариза бирергә онытмагыз

Ана капиталыннан айлык акча алу өчен 2021 елның 2 мартыннан башлап яңадан ­гариза язарга кирәк.

(Тәтеш, 12 март, «Тәтеш таңнары»). Коронавирус таралу аркасында бер ел элек диярлек кертелгән һәм аңардан соң дәвам итүче чикләүләр нәтиҗәсендә, ана капиталыннан айлык акча алуны вакытлыча озайту тәртибе 2 мартта гамәлдән чыгарылган иде, дип хәбәр итә РПФның Тәтеш районы Идарәсе. Узган елның апреленнән 1 мартка кадәр гариза бирү вакыты чыккан гаиләләргә барлык түләүләр ата-аналарның гаризасыннан һәм гаиләнең керемен расламыйча, автомат рәвештә озайтылды. Ә акча алу 2 марттан кабат гариза буенча озайтыла, аны РПФ порталларында шәхси кабинет яки дәүләт хезмәтләре яисә РПФ һәм КФҮ хезмәтләрендә шәхсән бирергә мөмкин.

– Гаиләгә ана капиталыннан ай саен бирелүче акча икенче балага өч ел тулганчыга кадәр бирелә. Моның белән беррәттән һәр түләнә торган чор бер елга хисап­ланган. Икенче сабыйга бер яки ике ел тулуга карап, гаиләнең акча алуга хокукын раслар өчен, сертификат хуҗасына пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, –  дип искә төшерәләр РПФ Идарәсе белгечләре.

Ана капиталыннан ай саен акча алуны билге­ләр өчен 2020 елдан Тәтеш районында 28 гаилә мөрәҗәгать иткән.


Нет комментариев