Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Газ җайланмасын файдаланган вакытта сак булыгыз

    Газ җайланмасы көнкүрештә күптәннән гадәтигә әйләнде.

     (Тәтеш, 24 август, "Тәтеш таңнары").   Шулай да аны файдалану кагыйдәләре турында һич кенә дә онытырга ярамый. ­Чөнки аның төзексезлеге яки дөрес файдаланылмавы бәла-каза чыгу сәбәпчесе булырга мөмкин.

    Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе һәм ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләрнең профилактик эшләр баш Идарәсенең районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге искә төшерә, газ – шартлаучан матдә, ул газ үткәргечнең төзексезлеге яки торакта яшәүчеләрнең ваемсызлыгы аркасында бинага үтеп керә һәм һава белән билгеле бер дәрәҗәдә катнашып, шартлаучан катнашма барлыкка китерә, аның кабынып китүенә утның аз гына чыгуы да җитә, хәтта электр яктырткычтагы кабызгычның очкыны да. Шуңа күрә газ приборларын файдалануның һәм аларны күзәтүнең түбәндәге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк:
    – газ баллоннарын бары тик махсус пунктларда гына тулыландырыгыз;
    – фатирларда газ плитәләрен мөстәкыйль рәвештә кабызмагыз һәм өзмәгез;
    – газ приборлары һәм җайланмалары урнаштыруны, җайга салуны, тикшерүне, ремонтлауны квалификацияле белгечләргә йөкләгез;
    – баллонны алмаштырыр алдыннан, яңа һәм кулланылышта булган баллонның краннары ябык булуына инаныгыз. Алыштырганнан соң, ялганышларның герметиклыгын тикшерегез (сабынлы эремә тидерү ярдәмендә);
    – янәшәдә ут, кайнар күмер, кабызылган электр приборлары булган вакытта газ баллонын алыштырудан тоткарланып торыгыз;
    – баллон һәм газ торбаларын җылылык һәм кояш нурлары төшү йогынтысыннан саклау буенча чаралар күрегез;
    – газ баллонын бары тик бастырылган хәлдә, җилләтелә торган бинада гына саклагыз;
    – газ баллоннарын гаражда, фатирда, балконда сакламагыз;
    – балаларның газ баллонына якын бару очракларына юл куймагыз;
    – газ приборларын эзлекле кабызуны тиешле дәрәҗәдә үтәгез: башта шырпыны кабызып җибәрегез, ә аннары газ килүне ачыгыз;
    – әгәр газ килү тукталса, газ плитәсендәге томалау кранын һәм газ үткәргечтәге запас кранны кичекмәстән ябыгыз;
    – фатирны җылыту өчен газ плитәләрен файдаланмагыз;
    – ризык әзерләгәндә газ чыкмасын өчен, кайнап ташыган сыеклыкларның ялкынны сүндермәвен күзәтегез;
    – өйдән чыгып киткәндә газ плитәсен сүндерергә һәм баллондагы боргычны ябарга онытмагыз;
    – газ челтәренең яки приборларының һәрбер төзексезлеге турында кичекмәстән газ конторасы хуҗалыгына хәбәр итәргә кирәк;
    – шырпы кабызылмаган килеш, газны элдерергә ярамый. Газ плитәсен яндырып җибәргәннән соң барлык урыннарда да газ януын тикшерү зарур. Әгәр юк икән, ул чакта газны кичекмәстән басарга, горелканың торышын тикшерергә һәм кирәк икән ут чыгу тишек­ләрен чистартырга кирәк. Янып торган утка сыеклык агызырга ярамый. Әгәр су яки башка сыеклык горелкага эләксә, газны тизрәк сүндерегез, аккан сыеклыкны алыгыз, ә инде горелка суынгач – аны корытып сөртегез;
    – бары тик төзек һәм яхшы эшли торган газ приборлары гына кулланылырга тиеш;
    – янып торган газ приборларын күзәтүсез калдырырга ярамый.
    Фатирда газ исе булганда: электр яктырткычларын, электр приборларын кабызмагыз һәм сүндермәгез; тәмәке тартуны кичектереп торыгыз, ачык утны кулланмагыз; бинаны җилләтер өчен тәрәзәләр һәм ишек­ләрне ачыгыз, газ үткәргеч краннарны ябыгыз; кешеләрне саф һавага чыгарыгыз; 04 телефоны (кәрәзле телефоннан 104) буенча газ хезмәтен ­чакырыгыз.

    Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта коткаручылар чакыру өчен 01 бердәм телефонына (кәрәзле телефоннан 101) мөрәҗәгать итегез.   
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: