29 ноябрь – Әниләр көне.
(Тәтеш, 29 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Бәйрәм көне җитәрәк без районыбызда
яшәүчеләргә “Әни – ул...” дигән сүзләрне дәвам итүләрен үтендек.
Геннадий Карунин, Йошкар-Ола (Урюмда туган):
– Әниләр йөрәге – ул безнең сыеныр урыныбыз, анда һәрвакытта ярату һәм наз табабыз. Һәм яраткан балаларының әнисе алдындагы бурычы – игелекле гамәлләре белән анасының йөрәген баласы өчен горурлык, шатлык хисләре белән тулыландыру. Әгәр дә син, улы буларак, әниеңнең йөрәген борчуга салмасаң, син балалык бурычыңның яртысын үтәгән булып чыгасың. Ә бурычыңның калган икенче өлеше, буй җиткән балалары ярдәмендә бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәве, һәм һәр көнне, һәр сәгатьтә балаларының, оныкларының яратуын, кайгыртуын тоеп яшәве.
фотосы Геннадий Карунин гаилә архивыннан
Нет комментариев