Гәҗит аша экстремистлык билгеләре булган материаллар исемлеген төгәл бирсәгез иде, – сорый тәтешле
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата.
(Тәтеш, 18 июнь, "Тәтеш таннары").
Соравым бар
“Гәҗит аша экстремистлык билгеләре булган материаллар исемлеген төгәл бирсәгез иде”, – тәтешле.
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
– “Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында”гы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә экстремистлык билгеләре булган материаллар тарату, шулай ук аларны тарату максатларында җитештерү яки саклау тыела.
Экстремистлык билгеләре булган материалларның федераль исемлеге түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: minjust.ru/ru/extremist-materials.
Россия Федерациясе Административ хокук бозу кодексының 20.29 маддәсе белән РФ Юстиция министрлыгының экстремистлык билгеләре булган материаллар исемлегенә кертелгән экстремистлык материалларын массакүләм тараткан, шулай ук аларны күпләп тарату максатларында җитештергән яки саклаган өчен гражданнарга 1дән 3 мең сумга кадәр штраф салына яки күрсәтелгән материалларны һәм җайланмаларны конфискацияләп, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына.
Тәтеш районы прокуратурасы тарафыннан ел саен Интернет челтәрендә тыелган мәгълүматны табу һәм аларга керүне тыю турында 15-20 хәбәр Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә юллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев