Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гәҗит сайтындагы “Яңа ел чыршысы янында бәйрәм” фотобәйгесе ничек узды

Шушы араларда “Тәтеш таңнары” сайтында яңа ел бәйгесендә катнашучылар өчен тавыш бирү тәмамланды.

(Тәтеш, 22 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Алсу ҖИҺАНШИНА).   Тәтешлеләр тарафыннан бәйгегә барлыгы 38 фотоэш җибәрелде.

Әкият персонажларының төрлелеге һәм эш авторларының фантазиясе гәҗит сайтын күзәтеп баручыларның һәркайсын сокландырды, фоторәсемнәргә карата язылган шәрехләмәләр дә шул хакта сөйли.

Геройлар һинд кешесе, егетләрчә ыспайлык белән яшь гаскәри, пират, ковбой, склет, петрушка булып киенгәннәр иде. Биюче Җәнлекләр һәм шулай ук Камилә-Тиенкәй фотоэшләре аеруча да тәэсирләндерде.

Бәйгедә катнашучыларның фоторәсемнәрен сайтка 24 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр аерым бер төрдә мөстәкыйль рәвештә кую мөмкинлеге булды.

Җиңүче сайтта тавыш бирү юлы белән билгеләнде, ул 2019 елның 12нән 14 гыйнварына кадәр узды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча (“ошый” тамгасы исәпкә алынды) түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:
– беренче урынны “Бетмен һәм Рапунцель” фотоэше алды (1003 тавыш), 
– икенче – Кечкенә Гномик (916), 
– өченче – Кыш бабай һәм Кар кызы (722 тавыш). 

Җиңүчеләрне котлыйбыз. Эш авторларына призлар район гәҗите редакциясендә тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, безнең гәҗиттә элегрәк игълан ителгән бәйгедәге хәрефләрдән сүзләрне беренче булып җыйган укучыбызны приз алыр өчен көтәбез. Гәҗит укучыларны бәйгеләр­дә актив катнашырга чакырабыз.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев