Гәҗит-укучы: Гөлчәчәк Галимова, Келәш
Җәмгыять

Гәҗит-укучы: Гөлчәчәк Галимова, Келәш

“Тәтеш таңнары”н бик яратып укый.

(Тәтеш, 24 декабрь, "Тәтеш таңнары"). Гөлчәчәк Галимова, Келәш: 
“Матур әдәбиятны өлкән яшьтәге авылдашларның кайберләренә өйләренә илтеп бирәм. – Көз-кыш айларында аеруча да вакытлары күп, бакча эшләре тәмамланган вакыт”, – диде ул елмаеп. Һәм шул чакны “Тәтеш таңнары”на язылуы турында әйтте. Аның белдерүенчә, ул “Тәтеш таңнары”н бик яратып укый икән. Кайчандыр үзе дә аңа авылдашлары хакында матур язмалар җибәрә торган булган. Аралашу барышында без аның бик тәмле итеп ризыклар әзерләве турында белдек. Ул ялындырып тормады, бик теләп аш-су серләрен чиште. Бу хакта гәҗит укучыларыбызга да җиткерәбез. 

Гөлчәчәк Галимовадан каз боткасы һәм коймак рецепты:
Каз пешергән шулпага дөгене бүрттермичә, юып салып пешерәм. Аңа ак май эретеп салам яки каз мае кушам. Ул бик тәмле була. 
Ә инде коймакны ясау өчен катык­ка йомырка, шикәр комы, чеметем сода салам да, шуны он белән болгатам. Боларның барысын да күләменә карап, чама белән алам, беркайчан да үлчәп эшләгәнем булмады. Аннары кызган табада майлап пешерәм һәм кызарган коймакларны каз мае белән майлап тәлинкәгә тезәм. Авызда эреп тора, шулхәтле туклыклы! 
 


Нет комментариев