Гәҗитне бик яраталар
Җәмгыять

Гәҗитне бик яраталар

Олы Тархан авылында яшәүче Шәмсия Хәбибуллина (рәсемдә) ташламалы ункөнлек башлангач ук, почта бүлекчәсенә барып безнең “Тәтеш таңнары” гәҗитен рәсмиләштереп кайткан.

(Тәтеш, 24 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

“Үзем Саба районында туып-үстем. “Тәтеш таң­нары”н Олы Тархан егете Назыйфка кияүгә чыккач, килен булып килгәннән бирле 32 ел буена яратып укыйм, – ди Шәмсия ханым ихлас итеп. – Аеруча да авылдашлар, танышлар, хезмәттәшләр, сәламәтлек хакындагы язмалар күңелемә хуш килә. Гәҗиттәге язмаларны башыннан ахырына кадәр укып чыгабыз. Аларның барысы да мәгънәле, тормышка кирәкле. Аеруча да аш-су, файдалы киңәшләрне көтеп торам. Кыскасы, гәҗиттән райондагы, республикадагы хәлләрне белеп торабыз. Әле ярый “Тәтеш таңнары” бар, ул һәркем өчен бик кирәкле, дип саныйм. Гәҗит хезмәткәрләренә эшләрендә уңышларга ирешүләрен, гәҗитнең безне сөендереп, килеп торуын телим”.

*  *  *
Район гәҗитен 2021 елның беренче ярты еллыгына яздырган өчен призлар уйнатуда катнашучыларның исәбе арта бара.

Шәһәрле Клавдия Хисамова да редакциягә квитанциясен китерде, аның әйтүенчә – беренче тапкыр. “Бәлки нәрсә дә булса отармын”, – диде тәтешле. Ул безнең гәҗитне утыз елга якын яздыра икән. “Мин гомумән укырга яратам. Файдалы киңәшләр, рецептлар ошый. Танышлар, авыл кешеләре турында укуы кызык­лы, мин бит үзем дә тумышым белән авылдан. Гәҗитне бик яратам”, – дип уртаклашты Клавдия Васильевна. 
 


Нет комментариев