Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гәҗитнең төп ярдәмчеләре

“Тәтеш таңнары”на 2020 елның беренче ярты еллыгына абунә кампаниясе тәмамланды.

(Тәтеш, 19 гыйнвар, "Тәтеш таңнары").

Редакциядә баш мөхәррир Инга Сәфәрова призына район гәҗитен яздыруны иң яхшы оештыру буенча традицион бәйгегә нәтиҗә ясадылар. 

Җиңүчеләрне билгеләгән вакытта төп шарт булып (нигезләмә буенча) шәһәрдәге хат ташучылар һәм авыллардагы поч­та элемтәсе бүлекләренең 2020 елның I ярты еллыгына куелган планны абунә кампаниясенең барлык алты аена да арттырып үтәү тора.  
Почта хезмәткәрләренең барысы да тулы көченә эшли, үз хезмәтләренә яратып һәм җаваплылык белән карый.

Шәһәрдә Наталья Роткина иң яхшы нәтиҗәләргә иреште. Тәтештә Татьяна Петухова, Светлана Филиппова иң күп санда абунә рәсмиләштерде. 

Авыллардан иң зур активлыкны Нина Ибраһимова (Бакырчы), Фирдәнә Сәгыева (Келәш), Нина Канашова (Чинчурино), Ирина Морозова (Алекина Поляна), Елена Сивелькина (Олы Шәмәк), Людмила Семанина (Килдеш), Антонина Каляканова һәм Рәхимә Мотыйгуллина (Монастырский), Иркинә Басыйрова (Сөендек), Флюра Измайлова (Бидәңге), Гүзәл Давкаева җитәкчелегендәге Олы Тархан почта элемтәсе бүлеге хат ­ташучылары күрсәтте.

“Иң яхшы авыл почта элемтәсе бүлеге” номинациясендә “Авангард”,  “Тәтеш таңнары” гәҗитләрен яздыру күрсәткечләре ­буенча алдынгылыкка ия булдылар: 
I урын – Жуково (ПЭБ җитәкчесе Лариса Федотова), 
II урын – Пролей-Каша (ПЭБ җитәкчесе Евгения Мигушкина), 
III урынны Льяш почта элемтәсе бүлеге (җитәкчесе Татьяна Белова), Зур Әтрәч почта элемтәсе бүлеге (җитәкчесе Зөһрә Мөхәммәтуллина) һәм Киртәле почта элемтәсе бүлеге (җитәкчесе Светлана Вишнякова) бүлеште.

Редакция коллективы районның барлык почта элемтәсе бүлекләре хезмәткәрләренә профессиональлекләре һәм һөнәрләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерә, аларның җиңел булмаган хезмәтләре ярдәмендә гәҗит укучылар яраткан басманы вакытында ала.
Почта элемтәсенең барлык хезмәткәрләре – чын эшчәннәр һәм район гәҗитенең төп ярдәмчеләре.
 Сезнең “Тәтеш таңнары”  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев