Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомер көзенең зирәклек бәйрәме

Олы Тархан мәдәният йортында җирлектәге өлкән буынны хөрмәтләп чара уздырылды.

(Тәтеш, 18 октябрь, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина).  

Олы Тархан мәдәният йортында җирлектәге өлкән буынны хөрмәтләп чара уздырылды.

“Аны авыл имамы Мәннур хәзрәт Бәгдыев догалар укып башлап җибәрде. Җыелучыларны җирлек җитәкчелеге бәйрәм белән тәбрикләде. Мәктәп директоры Расих Шагаев бик матур эчтәлектәге концерт оештырган иде, рәхмәт аңа. Бәйрәм кичәсендә хезмәт һәм педагогия ветераннары, авылның “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Гөлсем Фәткуллин чыгыш ясады. Мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре җыр-бию сәләтләрен күрсәтеп, моң илендә “йөздерделәр”. Табын әзерләргә җирле хуҗалык җитәкчелеге, эшкуарлар иганә ярдәме күрсәтте. Без, мәдәният хезмәткәрләре, өлкәннәрне тәмле коймак һәм самавыр чәе белән сыйладык”, – диделәр Нәргизә Гомәрова белән Заһирә Шагаева.

Бидәңге мәктәбендә педагогия ветераннарын кунак иттеләр. 
Уку йортында алар өчен мәктәп коллективы, укучылар тарафыннан җырлы-биюле концерт оештырылган иде. 

“Сый-нигъмәтле табын янына очрашуга килгән өлкән буын укытучылар эшләгән елларындагы кызыклы вакыйгаларны хәтерләрендә яңарттылар, бүгенге хезмәттәшләренә матур теләк-киңәшләрен җиткерделәр”, – дип хәбәр итте Гүзәл Сәйфетдинова. 

Бакырчы авылында өлкәннәргә игътибар һәм ихтирам белдереп, яңа мәдәният йортында ачылган музейда алар өчен ачык ишекләр көне игълан ителгән.

Музей җитәкчесе Рәзидә Шәмсетдинова өлкәннәргә тирән эчтәлектәге экскурсия уздырган, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар да әйткән. Өлкәннәр, үз чиратында, музей экспозицияләрен тулыландырып, зур әһәмияткә ия документлар да алып килгәннәр. Алар музейда мактаулы урын алып торакчак. 

“Өлкәннәргә мул табын әзерләр өчен иганә ярдәме күрсәткән “Бакырчы” хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров чараны котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Шуннан соң кунаклар үзешчәннәр Навил Ибраһимов, Рафис Хөснетдинов, Гөлфия Мәүлетова, Луиза Семеноваларның матур җыр­ларын тыңлап, күңелләренә иҗади азык та алды. Өлкәннәр чәй өстәле янында бер-берләрен күреп сөенделәр, үткәндә калган елларын сагынып искә алдылар”, – диде Рәзидә Шәмсетдинова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев