Әгәр датчик сатып алырга дисәләр...
Янгын сүндерү часте телефоны: 01, 2-51-92.
(Тәтеш, 12 декабрь, Тәтеш таңнары). Республикада яшәүчеләрдән йортларына ниндидер гади гражданнар яисә Россия МЧС хезмәткәрләренекенә охшаш кием кигән кешеләрнең килеп үзләрен МЧС яки газ службасы хезмәткәрләре итеп таныштырып, һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә биналарга тикшерү уздыруны сорауларын, шуннан соң янгын булганда яисә газ чыгарганда автоном рәвештә хәбәр бирүче датчикларны сатып алу һәм урнаштыруны тәкъдим итүчеләр турында МЧСның ышаныч телефонына мөрәҗәгатьләр килү очраклары Татарстанда ешайган. Моның белән бергә алар йорт хуҗасының шәхси паспорт мәгълүматларын файдаланып, аерым бер фирмалар исеменнән хезмәт күрсәтүгә килешү төзиләр. Явыз ниятле кешеләр бер датчикны урнаштырган өчен 1500дән 3000 сумга кадәр акча алалар, югыйсә алар ваклап сатуда 350-500 сум тора һәм аны куюның бер кыенлыгы дә юк. Тәтеш районы янгын күзәтчелеге инспекторы Роман Горбунов искә төшерә, Россия МЧС хезмәткәрләре тикшерүләр яки профилактик чаралар үткәргәндә махсус эш киеменнән була һәм гражданнар белән аралашканда хезмәт таныклыгын күрсәтергә тиешләр. Моннан тыш, Россия МЧС хезмәктәрләре гражданнарга нинди дә булса, шул исәптән янгынга каршы, җайланмалар сатуда эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашырмыйлар. Шикле затларны күргән очракта, чаралар куллану өчен полициянең “102” телефонына шалтырату зарур.
Янгын сүндерү часте телефоны: 01, 2-51-92.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев