Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
(Тәтеш, 1 март, “Тәтеш таңнары”).
Әгәр машина хуҗалары күп фатирлы йорт урнашкан җир кишәрлеген “төзекләндерсәләр” нишләргә? Мисалга, вак таш җәйсәләр, асфальт түшәсәләр. Бу очракта нәрсә эшләргә? Кайда мөрәҗәгать итәргә кирәк?
Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:
– Әгәр машина хуҗалары үз хисапларына машина кую мәйданчыгын көйләп куйсалар, анда вак таш һәм тукталыш коймасы урнаштырсалар, моңардан соң да алар кишәрлек хуҗасы була алмый. Аларның гамәле үзләренчә эшләп кую гына. Андый коймалы корылмаларны алу торак-эксплуатация компаниясе компетенциясеннән тора.
Сез шундый оешма җитәкчеләре исеменә дәгъва яза һәм шәхсән тапшыру турындагы белдерү кәгазе белән заказлы хат җибәрә аласыз.
Әлеге корылмаларны мөстәкыйль сүтәргә хәл иткән актив гражданнарны алдан кисәтеп куясы килә. Болай эшләмәгез, хокукый рәвештә эшләгез. Үзегез Канунны бозучыларга әйләнмәгез.
Нет комментариев