Кайнар линия” телефоны: (843) 236-00-71.
(Тәтеш, 7 февраль, “Тәтеш таңнары”). Гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча 2020 елның 10 февралендә “кайнар линия” телефоны ачылачак. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченный, ТР буенча Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Профсоюзлар Федерациясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат бирәчәк, бәхәсле хәлләргә аңлатма бирергә ярдәм итәчәк.
“Кайнар линия” телефоны: (843) 236-00-71. Консультация вакыты: 9дан 17 сәгатькә кадәр.
Нет комментариев