Ел саен ясала торган вакцина – барыннан да бигрәк гриппны яки аның сәбәбендә килеп чыгарга мөмкин булган җитди нәтиҗәләрне булдырмауның файдалы ысулы.
(Тәтеш, 8 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Ләйсән Мантова). Үзәк район хастаханәсенә федераль бюджеттан балаларга һәм өлкән (йөкле хатын-кызлар) кешеләргә организмны авыру йогудан саклау өчен вакцина кайтты.
“Алты айдан алып 6 яшькә кадәрге балалар өчен – 905 доза, йөкле хатын-кызларга вакцина ясау өчен – 9 доза, – дип хәбәр итте эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Наталья Знатнова. – Якын араларда вакциналарның төп партиясе кайтыр дип көтелә. Барлыгы 11262 кешегә прививка ясалыр дип планлаштырыла, шуның 2642се сабыйлар. Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп тә ясатырга була. Вакцина түләүсез үткәрелә”.
“Куркынычлылык төркемендәгеләр” иммунитетлаштырыла: 6 айдан алып сабыйлар; мәктәп укучылары; студентлар; армиягә чакырылышлар; медицина, белем бирү оешмалары, транспорт, коммуналь өлкәдәге хезмәткәрләр; йөкле хатын-кызлар; 60 яшьтән өлкәннәр; хроник чир белән интегүче затлар. Сентябрь-октябрь гриппка каршы прививка ясату өчен кулай вакыт. Ел саен ясала торган вакцина – барыннан да бигрәк гриппны яки аның сәбәбендә килеп чыгарга мөмкин булган җитди нәтиҗәләрне булдырмауның файдалы ысулы.
Нет комментариев