Яңа Ишле авылында өченче тапкыр Вәлиулла Хәсәнов укулары узды
Аның кысаларында «Гаилә — алтын бишек» исемле зур фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Ишле авылында өченче тапкыр Вәлиулла Хәсәнов укулары узды. Аның кысаларында «Гаилә — алтын бишек» исемле зур фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Чара Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында Ватанны саклау һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылды.
Чараны «Колос» агрофирмасы генераль директоры, район «Ак калфак», «Татар гаиләсе» иҗтимагый оешмалары җитәкчесе Рима Сафиуллова оештырды. Ул – Вәлиулла хәзрәт Хәсәновның оныгы.

- Иртәнге сәгать сигездән авылга республикабызның төрле районнарыннан, шулай ук күрше Ульяновск, Самара өлкәләреннән һәм Чувашиядән кунаклар килә башлады. Аларны иртәнге чәй өстәле артында каршы алдылар.
Программа Ильяс хәзрәт Җиһаншинның рухи мирас турындагы вәгазе белән башланды. Сәгать тугызда делегатлар авыл зиратында булдылар. Биредә дога кылынды һәм Исхуҗа бабайга истәлек тактасы ачылды. Шуннан соң барлык катнашучылар данлыклы «Вәлиулла чишмәсе»нең суыннан авыз итте.
Сәгать унбердә төп эш сессиясе башланды. Сессия эшендә Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, профессор Индус Таһиров, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, драматург Данил Салихов, галимнәр, дини эшлеклеләр, язучылар, артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Трибунадан традицион гаилә кыйммәтләрен саклау турында докладлар яңгырады. Чыгыш ясаучылар арасында Җәлил хәзрәт Фазлыев, Данис Шакиров, Инсаф хәзрәт Җәләлетдин, шагыйрь Ләбиб Лерон, Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина һәм башкалар бар иде, - дип уртаклашты Рима Сафиуллова.

Чарада катнашучылар әйтүенчә, өйлә намазыннан соң Вәлиулла Хәсәновның туган нигезендә очрашу булган. Өлкән буын вәкилләре хатирәләре белән уртаклашкан.
Кич белән Яңа Ишле авылы үзәгендә зур бәйрәм оештырылган. Сәхнәдә күренекле артистлар чыгыш ясаган, милли уеннар оештырылган. Кунаклар милли аш-судан авыз иткән.
фотоларны Рима Сафиуллова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев