Яңа вазифага билгеләнү
Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Тәтеш районы прокуроры вазыйфасына юстициянең өлкән киңәшчесе Гайнуллин Илдар Гомәр улы билгеләнде.
Ул 1964 елның 4 гыйнварында Татарстан АССРның Буа районы Әхмәт авылында туа.
Прокуратура органнарында эшен 1992 елда Татарстан Республикасының Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе вазифасында башлый.
1992-1998 елларда - Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе, стажер.
1998 - 2000 елларда - Татарстан Республикасы Буа районы прокуроры урынбасары.
2000 елдан 2001 елга кадәр Татарстан Республикасы Буа шәһәре прокуроры урынбасары.
2001 елдан 2012 елга кадәр - Татарстан Республикасының Буа шәһәре прокуроры.
2012 елдан 2022 елга кадәр Татарстан Республикасы Тәтеш районы прокуроры.
2022 елдан 2026 елга кадәр - Татарстан Республикасы Балтач районы прокуроры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев