Яшел борчак тәме
Җәйге кояшның кыздырган мәле. Авыл читендәге киң борчак кыры үзенчәлекле бер төс белән чайкалып утыра.
Шул кыр уртасында, яшел сабаклар арасында бер урам бала-чага – Илнара, Алия, Дания, Галия, Фирая һәм кечкенә Лилия “кача-кача” уены уйнагандай, колхоз рәисеннән яшеренеп кесәләренә, футболка куеннарына, күлмәк итәкләренә, үзләре алып килгән пакетларга сусыл борчакларны өзеп тутыра. Алар тирләп-пешеп, иң тулы, иң татлы кузакларны җыя.
– Туктагыз әле... Ишетәсезме? – диде Алия һәм сагаеп кына тирә-якка күз йөртте.
Ерактан тузан туздырып килүче “УАЗ” машинасының гүләгән тавышы ишетелде. Бу тавышны авылда һәркем белә – колхоз рәисе Госман абый килә. Ул тәртип ярата, кырда рөхсәтсез йөрүчеләрне бер дә хупламый.
– Качабыз! – дип кычкырды Илнара.
Балалар тыннарын да чыгарырга куркып, биек борчак сабаклары арасына сузылып яттылар.
Машина тавышы якынлашты, аннары туктады. Госман абыйның җиргә каты-каты басып үткәне ишетелде. Ул кырыйдагы борчак сабакларын карап алды да, кабат машинасына утырып, башка кырга китеп барды. Тавыш ерагайгач кына, балалар башларын калкыттылар.
– Китте... – диде Дания һәм җиңел сулап куйды, аның күлмәк итәге яшел кузаклар белән тулган иде.
Курку катыш кызыксыну аларның ашыйсы килү теләген тагын да көчәйтеп җибәрде. Алар җыелган борчакларын читкә куеп, сабакта өлгергәннәрен өзеп ашарга керештеләр. Качып җыйган борчакның тәмлелеген бернәрсе белән дә чагыштырып булмый. Кузакларны ачканда чыккан “чырт-чырт” иткән тавыш дөньядагы иң рәхәт көй булып яңгырый.
Көн ахырында битләре кояшта янган, куллары яшел борчак сабакларына буялган балалар өйләренә юл алды. Госман абый аларны күрмәде түгел, күрде. Тик ул балачакның әлеге татлы мизгелләрен бозасы килмичә, югары калкулыктан күзәтеп, елмаеп карап калды.
фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев