Җиңүчеләргә – сертификат һәм билетлар
Безнең сайтында “Их, бу туй!” дигән фотобәйге тәмамланды.
(Тәтеш, 19 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова). Унҗиде гаилә пары безнең Интернет-ресурстан файдаланучылар белән никахлашу көнендә төшкән фоторәсемнәрен уртаклашты. Катнашучыларның кайберләре үз язмышларын әле күптән түгел генә бәйләгән, кемнәрдер инде тормыш буйлап иңгә-иң куеп берничә ел бергә атлыйлар. Әмма аларны бер нәрсә берләштерә – кияүләрнең бәхеттән балкыган күзләре һәм чибәр кәләшләрнең ягымлы йөзләре.
Тавыш бирү гәҗит сайтында өч көн дәвамында барды. Гомәровлар (рәсемдә уңда) шунда ук алга омтылдылар, әмма, беренче көнне кичке якта хәл үзгәрде – Сафиуллиннар (рәсемдә сулда) аларны лайклар саны буенча узып китте. Һәм инде тавыш бирүнең барлык дәвамында Анна белән Денис үз урыннарын сакладылар. Нәтиҗәдә аларның туй фоторәсемнәре 237 лайк җыйды. Ир белән хатын төп призга – Тәтештәге кибетләрнең берсеннән товар сатып алу сертификатына ия булды.
Гомәровларга җиңәргә бераз гына җитми калды: аларның бәйге эше өчен 186 кеше тавыш бирде. Икенче җиңүчене, конкурс шартлары буенча, “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу вәкилләре сайлады, һәм монда инде Ранис белән Лианага бәхет елмайды: нәкъ тә менә алар “Бәхет! Сәламәтлек!” дигән комедияле фильм премьерасына барачак. Район гәҗите сайтында иртәгә үк инде “Дуслык елмаюдан башлана” дигән чираттагы фотобәйге башлана. Җиңүчеләр шулай ук ике булачак: беренчесе, матур гадәт буенча, бүләк сертификаты алачак, ә икенчесе – “Яңа гасыр” мәдәни-күңел ачу үзәгенә “Районда” дип исемләнгән фильм премьерасына ике билет. Үзегезнең дустыгыз белән төшкән сурәтләрегезне tetucһ_awangard@rambler.ru электрон адресына җибәрегез, яки аларны сайтка мөстәкыйль рәвештә куя аласыз.Белешмә өчен телефон: 2-53-84.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев