Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Игелек җанда яши

    Зур Әтрәчтә авылның өлкән буын кешеләре шушы араларда бәйрәмнәре уңаеннан күчтәнәчләр кабул итеп алдылар.

    (Тәтеш, 8 октябрь, «Тәтеш таңнары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). 

    Зур Әтрәчтә авылның өлкән буын кешеләре шушы араларда бәйрәмнәре уңаеннан күчтәнәчләр кабул итеп алдылар.
    Әлеге игелекле һәм матур бүләкне аларга шәхси эшкуар Алсинә Гайнуллина ясаган. Исемлектә Зур Әтрәчнең олы яшьтәге егерме биш кешесе бар. 

    “Авылдашыбыз Алсинә өебезгә ягымлы елмаеп килеп керде һәм Өлкәннәр көне белән котлап, миңа бер пакет әйберләр тапшырды. Тормышлар җитеш, шөкер, бөтен нәрсә дә бар. Әмма әлеге игътибар һәм хөрмәткә чын күңелдән шатландым. Ихтирамыбыз чиксез, эшләре уң булсын, гаилә тигезлегендә, балаларының кадерен тоеп яшәсен иде. Яшь кенә булса да, олыларның йөрәгенә җылылык өстәгән өчен игелек­ле гамәле көндәлек хезмәтендә әҗер-савап булып кайтсын”, – диде хезмәт ветераны Фәһимә Сәйфетдинова, барлык өлкәннәр исеменнән изге теләкләрен ирештереп.

    Олы Тормы башлангыч мәктәбе укытучылары хезмәт ветераннарын Өлкәннәр һәм Укытучылар көне белән тәбрикләделәр.
    Мәктәп директоры Кәүсәрия Сафь­­­я­нова хәбәр иткәнчә, әлеге их­ти­рам­га күңелләре булган өлкән­нәр­ мөгаллимәләрнең котлау сүз­­­лә­­ре белән бергә әзерләгән пакет-күчтәнәчләрен, укучыларның матур шигырьләрен рәхмәт әйтеп, сөенеп кабул иткәннәр. Мондый олы их­тирам һәм яшь буынның элекке укытучыларны бәйрәм уңаеннан тәбрикләве аларны тагын да рухландырып, канатландырып җи­бәргән.

    Байраш мәктәбендә авылның өлкән кешеләрен хөрмәтләделәр.
    Чараны җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев ачып җибәрде һәм җыелучыларны Өлкәннәр көне белән котлап, җылы теләкләрен белдерде, әлеге бәйрәмнең зирәклеккә, олы ихтирамга корылган булуын билгеләп үтте. 
    Чәй табыны артында барган онытылмас очрашу китапханәче Тәнзилә Йосыпова, мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Хәйруллина, Рамил Ильясов, гармунчы Рәмис Фәттахов, мәктәп укучылары Азалия Хәйруллина, Гөлия Кадыйрова башкаруындагы матур җырлар белән үрелеп барды. Күрше авыллардан килгән Илһам Хәйбуллин һәм Алсу Шаһиәхмәтованың кабатланмас моңнары өлкәннәр өчен матур бүләк булды. Яшь һәвәскәр Нәргизә Хәйруллинаның “Әбием, әбекәем” җыры кунак­ларның күңеленә аеруча да хуш килде. Ә инде Нәзирә Хәйруллина белән Гөлия Кадыйрова татар халык биюен шулкадәр оста итеп башкардылар ки, бу мизгелләрдә хәтта кунакларның да җилкенеп зәлидә әйләнәсе килгәндер, мөгаен. Әби-апа­лар үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр иде, Солтания Хикмәтова, Фатыйма Әминова татар халык көйләрен җырлап, чарага ямь өстенә ямь өстәделәр. Нурия Әминованың чыгышы да күркәм яңгырады.   
    “Бәйрәм бик күңелле үтте. “Р. М. Заһидуллин” КФХ, эшкуар Лилия Зәйнуллина иганә ярдәме күрсәттеләр. “Яңа юл” ҖЧҖ җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч-пакетлар да өләшенде. Аларга моның өчен ихтирам хисләребез чиксез. Өлкәннәр дә барысына да бик канәгать булып өйләренә таралыштылар”, – дип уртаклашты җирлек башлыгы Әсхәт Минзаһит улы.    
    Мондый шатлык-сөенеч тулы хәбәрләрне еш ишетергә туры килә. Арабызда киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр булганда дөньялар тагын да ямьгә күмелә. Игелек җанда яши, дип халкыбыз юкка гына әйтмидер шул. 
      

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: