Игенчеләрнең төшке ашы музыка тыңлап узды
Кызу урак өстендә һәркем уртак эшкә үз өлешен кертергә омтыла, халыкта юкка гына: “Икмәк барысына да баш” дип әйтмиләр.
(Тәтеш, 30 июль, "Тәтеш таннары"). Мизгелнең мөһимлеген районыбызның мәдәният хезмәткәрләре дә аңлый. Район мәдәният йорты агитбригадасы һәр атна саен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә концерт программасы белән чыга.
Бу юлы районның алдынгы хуҗалыкларының берсе булган “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиесе басуы иҗат мәйданчыгы булды. Аның җитәкчесе Радик Нургалиев сүзләренә караганда, биредә көзге бодайны җыеп бетергәннәр инде, быелгы һава шартлары өчен уңыш начар түгел – гектардан 30 центнердан артык.
– Төп бурыч – үстерелгән уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу, – ди Радик Галимҗан улы.
Механизаторлар, кыйммәтле вакытны югалтмас өчен, концертны төшке аш вакытында карадылар. Ләйсән Ильясова, Рамилә Хәйбуллина, Илһам Хәйбуллин, Алсу Шаһиәхмәтова һәм Ильнара Зәйнуллина туган җиргә мәхәббәт темасына музыкаль номерлар башкардылар. Авыр, әмма намуслы хезмәтләре өчен авыл халкына әйтелгән рәхмәт сүзләре дә бик урынлы булды.
Комбайнчылар сүзләренә караганда, кечкенә генә музыкаль күренеш күңел күтәренкелеге биргән, шулай ук алар музыканы уңайлы ашлык җыю техникасы кабинасында тыңлар өчен видеоязмага да төшергәннәр.
Авыл хезмәтчәннәре дә бурычлы калмадылар. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Радик Нургалиев концерт өчен рәхмәт йөзеннән кулына гармун алды. Киң басу буйлап күңелле көйләр таралды, аңа кушылып Кече Әтрәч авылы мәдәният йорты директоры Хәлил Мәгъсүмов биеп җибәрде, аннары артистлар игенчеләр белән бергә татар халык җырын башкардылар.
Кыска гына ял тәмамланды, комбайнчылар һәр минутның кадерен белеп, үз машиналарына ашыктылар, без аларга җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар теләдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев