Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игътибар итегез

Тәтештә, Идел аръягы зонасының башка районнарындагы кебек, салым хезмәте подразделениесе 2021 елның 16 апреленнән эшләвен туктата.

Салым түләүчеләргә салымны администрацияләү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү элеккечә үк тулы күләмдә ТР буенча 3нче санлы Россия районара ФСХИ тарафыннан Казан, Бондаренко урамы, 3нче йорт адресы буенча тормышка ашырылачак. Инспекциягә баруны алдан ниятләп куйганда  Россия ФСХнең nalog.gov.ru сайтындагы “Сервислар” бүлегендә “Салым органына кабул итүгә онлайн-язылу” сервисын файдаланырга була. Шулай ук әлеге сайтта, “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисында, исәпләнгән һәм түләнгән салым түләүләре суммасы турында белергә, салым белдерүләрен алырга һәм күчереп чыгарырга, салымнарны түләргә һәм башкалар буенча салым органнарына шәхсән барып ­тормыйча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев