Ике максат буенча язып рөхсәт алуга вакытны озайттылар
Җәмгыять

Ике максат буенча язып рөхсәт алуга вакытны озайттылар

Башка максатлар буенча язып рөхсәт алу вакыты 1 сәгать дәвамында гамәлдә

(Тәтеш, 9 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Ике максат буенча язып рөхсәт алуга вакытны озайттылар:
–. Дачага бару өчен рөхсәт ителү вакыты бер сәгать урынына 2 сәгать гамәлдә булачак. Әлеге сәбәптән СМС аша рөхсәт бирелә торган вакытны тәүлеккә ике тапкыр файдаланырга мөмкин.

–. Икенче бер очракта – яшәү урынын үзгәрткәндә – язып рөхсәт алу вакыты 1 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр озынайтылды. Әмма моның белән беррәттән аны бу максатлар өчен бары тик 3 көнгә 1 тапкыр гына кулланырга була.

Башка максатлар буенча язып рөхсәт алу вакыты 1 сәгать дәвамында гамәлдә.

фото: Татар-информ


Нет комментариев