Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икмәк – игенченең җан җылысы

Тәтешнең “Сабый” балалар бакчасына йөрүчеләр тәрбиячеләре җитәкчелегендә тук башаклы игеннәр җәйрәп үскән кырга сәяхәткә барды.

 (Тәтеш, 23 август, "Тәтеш таңнары", Галимә Камалиева). “Чараның максаты икмәкне кадерләү, тырыш кыр батырларының хезмәтен хөрмәтләү, икмәк үстергән тырыш кешеләрнең бирегә никадәрле хезмәте кергәнлеге турында балаларның аңына, күңеленә җиткерү иде. Чөнки табыннарыбыздагы икмәкнең нинди күп көч аша килеп ирешүен яшь буын белеп үсәргә тиеш”, – диделәр балалар бакчасы педагоглары.

Алар әйтүенчә, балалар әлеге тема уңаеннан тәкъдим итү караган. Алар нинди һөнәр ияләре икмәк үстерүен, җир сөрүен һәм тырмалавын, кыр-басулар нинди куәтле заманча техникалар белән эшкәртелүен кызыксынып караган. Сабыйлар шулай ук комбайнчыларның хезмәте белән танышкан.

“Әлеге сәяхәт мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең икмәк хакындагы белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. Безнең биргән аңлатмалар буенча, сабыйлар игенче эшенең авыр да, шул ук вакытта иң хөрмәтлесе дә булуын белделәр”, – дип уртаклаштылар “Сабый” тәрбиячеләре.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев