Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инфекциядән ничек сакланырга

Профилактиканың барлык чараларын үтәү грипп белән авырудан һәм аның тискәре нәтиҗәләреннән сакланырга ярдәм итә.

(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”). 

Грипп, коронавирус инфекцияләре һәм башка кискен тын юлларының вируслы инфекцияләре актив таралган вакытта үз сәламәтлегеңә сак һәм игътибарлы булырга кирәк, әгәр чирләсәгез, ул чакта тирә-юньдәгеләргә куркынычсызлыкны тәэмин итү зарур, дип искә төшерә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Наталья Знатнова.
Әлеге барлык авыруларны китереп чыгаручылар тиз йога һәм күбесенчә һава-тамчы юлы белән күчә. Вируслар йогу сәләтен берничә сәгатьтән алып берничә көнгә кадәр саклый. 

Түбәндәге гигиена кагыйдәләрен үтәү гриппның, 
коронавирус инфекцияләрнең һәм башка тын юлларының вируслы инфекциясен йоктыру
 куркынычын яки алга таба киң таралуын шактый киметергә мөмкинлек бирә:

• Теләсә нинди җәмәгать урыннарыннан, транспорттан, ишек тоткаларына, эш урынында оргтехникага кагылганнан соң, тукланыр һәм ризык әзерләр алдыннан кулларны юарга кирәк.
• Кешеләр күп булган урыннарда һәм транспортта бер тапкыр кулланыла торган битлек кияргә, аны һәр 2-3 сәгать саен алыштыру зарур (битлекне кабаттан файдаланырга ярамый).
• Урамнан кергәннән соң – кулларны һәм битне юарга, борынны тозлы су эремәсе белән юдырырга. Юылмаган кул белән борынга, авызга, күзләргә кагылмаска. Су һәм сабын кулланыр­га мөмкинлек булмаса, кулларны чистартыр өчен спиртлы дезинфекцияләү әйберләре, антисептик гель яки бер тапкыр кулланыла торган салфетка файдаланырга.
• Тын юлларының вируслы инфекциясе билгеләре (йөткерү, төчкерү, борыннан бүлендек агу) күренгән кешеләр белән якыннан элемтәгә керү һәм бер бинада булудан читләшергә; сәламләү рәвешендә кул бирешеп күрешүне, үбешүне һәм кочаклашуны чикләргә.
• Ишек тоткаларына, култыксаларга, телефонга, җәмәгать урыннарындагы башка әйберләргә һәм өслекләргә бияләйсез, яланкул кагылмаска.
• Биналарны ешрак җилләтергә, туйганчы йок­ларга, физкультура белән шөгыльләнергә.
• Әгәр температура, томау, йөткерү булса, өйдә торырга кирәк (тизрәк терелү һәм беркемгә йоктырмас өчен). Табиб чакырту мөһим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X