Ирина Большакова: “Коллективка беркайчан шикләнеп карамыйм”
Россия пенсия фондына – 30 ел.
(Тәтеш, 22 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Россия пенсия фондының Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова юбилей датасы җитәрәк безгә коллективның эшчәнлеге һәм аның казанышлары турында
сөйләде.
– Ирина Александровна, районыбыздагы пенсия фонды идарәсенең башлангычында кемнәр торуы хакында сөйләгезче.
– Идарә мөстәкыйль структура буларак 2001 елның февралендә төзелде. Аңа оешкан вакытыннан алып 2009 елга кадәр Наталья Петровна Башина җитәкчелек итте. Хәзерге вакытта пенсия системасының ун ветераны лаеклы ялда, алар Тәтешнең пенсия фонды идарәсенең башлангыч юлында торучылар. Болар – Наталья Петровна, Гөлшат Хәсәнова, Геннадий Мамкин, Фирүзә Ногуманова, Мария Кириллова, Мария Демахина, Надежда Долгова, Вячеслав Палачев, Владимир Ананьев, Любовь Ванюхина. Нәкъ тә менә алар без бүгенге көндә уңышлы эшләсен өчен ныклы нигез салучылар, сыйфатлы база булдыручылар.
– Идарәнең төп эшчәнлеге нидән гыйбарәт, аның структурасы ничегрәк?
– Хәзерге вакытта безнең коллективта 27 хезмәткәр исәпләнә, алар гражданнар һәм эш бирүчеләр белән көн саен пенсия иминияте һәм социаль тәэминат буенча эш алып баралар. Надежда Гурьянова җитәкчелек иткән билгеләү, яңадан исәпләү, пенсияләр түләү, иминиятләштерелгән затларның пенсия хокукларын бәяләү бүлеге иң зур бүлекләрнең берсе булып тора. Андагы 8 хезмәткәр көндәлек тәртиптә кабул итәләр, киңәшләр бирәләр һәм пенсияләр билгелиләр. Ольга Моисеева җитәкчелек иткән персоналлаштыру исәбе һәм иминиятчеләр белән үзара эшләү төркеменә 3 кеше керә. Төркемдәге белгечләр райондагы барлык иминиятчеләр белән үзара эшләүне тормышка ашыралар һәм 4 меңнән күбрәк гражданның пенсия хокуклары исәбен алып баралар, аларның шәхси счетларында иминият взнослары яктыртыла, болар булачак пенсияне дә булдыралар. Финанс-икътисад төркеме – бу идарәнең җаваплы урыннарының берсе, андагы белгечләр пенсия тәэминатын планлаштыру белән шөгыльләнәләр. Аңа Юлия Петрова җитәкчелек итә, аның идарәдәге хезмәт стажы 17 ел.
– Оешмада шулай ук озак вакытлар эшләүче кешеләр дә бардыр?
– Әйе, әлбәттә. Алексей Никоноров, Лилия Низамова һәм Ирина Егорова бездә егерме елдан артык эшлиләр. Бүгенге көндә алар үзләренең тәҗрибәсен башлангыч белгечләр белән уртаклашалар. Гөлира Сабирҗанова 2001 елдан чисталыкны һәм тәртипне булдыра, килүчеләрне һәрвакытта клиентлар хезмәтенә керү юлында каравылчы-вахтерлар ягымлы итеп каршылыйлар. Аларның кайберләре бездә 15 елдан күбрәк хезмәт куя. Болар – Оксана Фадина белән Геннадий Чугунов.
– Хезмәткәрләрнең эшчәнлеге бары тик Идарә диварлары белән генә чикләнмидер инде?
– Әлбәттә, коллектив район һәм республика күләмендәге чаралардан читтә калмый. Спартакиадаларда, төрле ярышларда актив катнашып, призлы урыннар да яулыйбыз. Хезмәткәрләребез арасында талантлы кешеләр күп. Мисалга, Ирина Егорова белән Ирина Дубкова “РПФ – минем язмышым” республика бәйгесендә җиңүче булдылар. Безнең коллектив тарафыннан әзерләнгән иҗат отчеты да тәтешлеләрнең хәтерендә уелып калды. Ял итәр өчен вакыт сирәк булса да, без аны файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Свияжскида, Болгар, Тәтеш ягы тарихы музеенда экскурсияләрдә булдык.
– Киләчәккә планнарыгыз нинди?
– Республикадагы идарәләр арасында без 9 ел дәвамында алдынгы урынны биләп торабыз. Без алга таба да, 30 еллык эшчәнлек белән куелган иң югары стандартларны саклап тотарга тырышачакбыз. Коллектив алдында – үзенең игелекле хезмәтен алып баручы, һәрвакытта тигез булмаса да, киң юл: ул корпоратив этиканы һәм культураны тиешенчә үтәп, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту юлы белән пенсия фонды органнарына ышанычны арттыра. Үземнең коллективка беркайчан да шикләнеп карамыйм, чөнки аларның иң яхшылар икәнлеген беләм!
РПФның Тәтеш районы Идарәсе 7 800 пенсионерга һәм 750 иминиятчегә хезмәт күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев