Ирина Большакова: “Татарстан Республикасында федераль социаль өстәмәләр түләү өчен пенсионерның яшәү минимумы 2019 елга 8232 сум күләмендә билгеләнгән”
Җәмгыять

Ирина Большакова: “Татарстан Республикасында федераль социаль өстәмәләр түләү өчен пенсионерның яшәү минимумы 2019 елга 8232 сум күләмендә билгеләнгән”

Агымдагы елда пенсия индексация­ләре турында федераль социаль өстәмәләр алучыларга нәрсә белергә кирәк дигән соравыбызга РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова җавап бирде.

(Тәтеш, 9 февраль, «Тәтеш таннары»).  Иминият пенсияләрен ел саен индексацияләү эшләмәүче пенсионерларга түләүне 7,05 процентка арттырды. Акчалата өстәмә уртача 1000 сум тәшкил итә. Шулай да федераль социаль өстәмә (ФСӨ) алучыларның кайберләре пенсияләренең артуын сизмәделәр, чөнки ФСӨнең үз күләме киметелде. Пенсиягә федераль социаль өстәмә – бу эшләмәүче пенсионерларның яшәү төбәгендә билгеләнгән пенсиянең яшү минимумыннан ким булган пенсионерларны матди тәэмин итү өчен өстәмә түләү билгеләү. Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы ФСӨ түләве өчен 2019 елга 8232 сум билгеләнгән.

Эшләмәүче пенсионерны матди тәэминатын исәпләп чыгарган вакытта пенсия фонды һәм социаль яклау органнары тормышка ашыра торган барлык түләүләр исәпкә алына. Аңа пенсия, акчалата социаль хезмәтләр җыелмасы исәбе белән айлык акчалата түләү, өстәмә матди тәэминат, шулай ук җирле үзидарә органнары тарафыннан тәкъдим ителгән акчалата социаль ярдәм чаралары керә. 

Социаль ярдәм чараларына, шул исәптән, торак-коммуналь  хезмәтләргә түләү буенча компенсация түләүләре, уртак файдаланылучы шәһәр пассажир транспортының барлык төрендә йөрүне түләү буенча акчала эквивалентны кертергә мөмкин. Әгәр югарыда исәпләнгән түләүләр 8232 сумнан ким булса, ул чакта пенсионерга аның яшәү минимумы һәм матди тәэмин ителеше арасындагы аерма күләмендә федераль социаль өстәмә билгеләнә.

Мәсәлән, эшләмәүче пенсионерның 2018 елның 1 декабренә иминият пенсиясе 6220 сум һәм социаль яклау буенча акчалата түләү 466 сум тәшкил итте. Нәтиҗәдә эшләмәүче пенсионерның матди тәэмин ителешенең гомуми суммасы 6220+466=6686 сум тәшкил итә, бу пенсионерның рес­публикадагы яшәү минимумыннан ким. Шуңа күрә пенсия фонды ФСӨ күләмен түбәндәгечә билгели: 8232 сум-6686 сум=1546 сум. Гражданин 2018 елның декабренә түләү акчасын барлыгы 6220 сум (пенсия)+156 сум (өстәмә) алды, барлыгы 7766 сум.

Мөһим! Пенсионерның бер яки берничә матди тәэминатының теләсә нинди артымы яңадан исәпләүгә һәм ФСӨ күләме кимүгә китерә.

Шулай булгач, 2018 елның 1 декабренә билгеләнгән 6220 сум, 2019 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсиясен индексацияләнгән вакытта аның күләме 6658 сум тәшкил итә (6220х1,0705=6658 сум 51 тиен). Гражданинга социаль яклау ягыннан да акчалата түләү бирелүне онытмаска кирәк, ул 2019 елда 486 сумга кадәр артты. Аның матди тәэмин ителешенең гомуми суммасы нәтиҗәдә 6658 сум+486 сум=7144 сум тәшкил итте. Шулай булгач, ФСӨ күләме яңадан исәпләнәчәк: 8232-7144=1088 сум.

Гражданин 2019 елның гыйнварына 6658 сум (индексацияләнгән пенсия) +1088 (ФСӨ), барлыгы 7746 сум алачак.

Игътибар итәбез, федераль социаль өстәмә алучылар өчен пенсияләр арту ФСӨләрне яңадан исәпләүгә (кимүгә) китерә, нәтиҗәдә, кагыйдә буларак, пенсионерның матди тәэмин ителеше үзгәрми яки арта, ләкин бик күпкә түгел.  


Нет комментариев