Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Иртәгә Татарстан синоптиклары томан һәм бозлавык турында кисәтә

    4 декабрьдә төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава шартлары бозылу көтелә.

    (Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Иртәгә, 4 декабрьдә, Татарстан территориясендә томан төшү һәм бозлавык хасил булу көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Һава шартларының начараюы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә көтелә.

    «Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан төшәчәк», - дип кисәтә синоптиклар.

    Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: