Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ишегалдында нәрсә булачак?

Килеп туган хәл буенча аңлатма сорап, без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулевка мөрәҗәгать ­иттек.

(Тәтеш, 19 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  “Кешеләрнең уңайлылыгы өчен йорт яннары территория­ләрен төзекләндерү буенча эшләр бара. Ә К. Либкнехт урамындагы безнең 17нче йорт ишегалды нинди булыр?” – дигән сүзләрдән башлана тәтешле Нина Шашкованың  редакциягә мөрәҗәгать итеп язган хаты.

“Безнең ишегалдын тукталыш буларак асфальтларга ниятлиләр, ләкин йортта яшәүчеләрнең бары тик өчесенең генә машинасы бар. Тукталыш урыны кем өчен соң? Бәлки, йортыбызның каршы ягындагы оешма хезмәткәрләре өчендер”, – дип фаразлый ул һәм җәмәгать машиналары тукталышы йорттан кимендә ун метр аралыкта урнашкан булырга тиеш, дип билгеләп үтә. “Әгәр биредә оешманың машина тукталышы булса, ул чакта биредә яшәүчеләргә аларның тавышы һәм эшләп чыгарган газ исе комачау­лаячак, ә төзекләндерү сөенечле һәм файдалы булырга тиеш бит. Өстәвенә, янгын чыккан яки түбә ремонтланган очракта, мисалга, учас­токта транспорт булырга тиеш түгел”, – дип яза Нина Алексеевна.

Килеп туган хәл буенча аңлатма сорап, без шәһәр башкарма комитеты  җитәкчесе Андрей Тегулевка мөрәҗәгать ­иттек.

“К. Либкнехт урамындагы 17нче йорт ишегалдын асфальтлау “Безнең ишегалды” проекты буенча планда каралган. Әлеге карар анда яшәүчеләр белән бергә җыелышта кабул ителде. Алга таба якын-тирәдәге территорияне ничек файдаланасын – анда яшәүчеләр хәл итә. Ишегалдында нинди дә булса оешма хезмәткәрләренең транспорты өчен тукталыш булачагы турында сүз булганы юк”, – диде Андрей ­Владимирович.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев