Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Изгелектә булыйк

    Бакырчы авылы зиратында өмә үткәрелде.

    (Тәтеш, 14 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). “Авылыбызның ир-егетләре җыелышып каберстанны тәртипкә китерделәр. Җәйдән калган корыган үләннәр, агачлардан коелган яфраклар, ботаклар җыештырылды. Көннәр суык булуга да карамастан, бер төркем ир-атларның  игелекле гамәле соклану уята, рәхмәт аларга, – дип хәбәр иттеләр Бакырчыдан. – Шушы араларда авылда Корбан мәҗлесе үткәрелде. Анда Бакырчы, Үтәмеш, Чагылдым авылы халкы, килгән кунаклар катнашты. Кылган догалар кабул булсын, изгелектә булыйк. Мәҗлес район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм авылдашыбыз Наил Мөхитов ярдәмендә оештырылып уздырылды”.    
    Сания Сәмигуллина

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: