Тәтеш районы прокуратурасы 32 яшьлек Тәтеш районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.
(Тәтеш, 25 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсендә каралган (административ җәзага тартылган затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы) җинаять кылуда гаепле дип таныган.
“Әлеге кеше 2019 елның 29 июль кичендә Тәтеш районы буенча ведомстводан тыш каравыл бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Тәтешкә 200 ел урамында ВАЗ-21150 машинасы руленә исерек хәлдә утырган килеш тоткарланды. Шоферның транспорт руле артына элек тә инде сәрхүш хәлдә утырып, административ җәзага тартылуы ачыкланды. Бу чакта ул бер ел ярымга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән 30 мең сум күләмендә штрафка җәлеп ителгән булган. Суд тикшерүе барышында ир-егет үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 2 елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү белән 200 сәгать мәҗбүри эш төрендә җәза билгеләде”, – дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан. Хөкем карары законлы көченә керде.
Нет комментариев