Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Канатлы дусларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ

“Кышын кошларны ашатыгыз” акциясе кысаларында Тәтеш урманчылыгы хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән берлектә кошлар өчен урманда җимлекләр урнаштырдылар.

(Тәтеш, 28 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Эш Тәтеш участогы урманчылыгының 79нчы кварталындагы урман фонды территориясендә үткәрелде”, –  дип төгәллек кертте Тәтеш урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин. 

Канатлы дусларыбыз хәзер инде суыкларны җиңел кичереп чыгачаклар. Урманны саклау һәм яклау инженеры Надежда Миронова белән Тәтеш урманчылыгының урман мастеры Марат Әмерханов очрашу барышында студентларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, тармак һөнәрләре турында сөйләделәр. 

Кышкы ашханәне һәркем ясый һәм кошларга кыздырылмаган көнбагыш, кабак, бодай, солы ярмасы бирә ала. Алар әле тагын пешкән йомырка, бәрәңге яраталар. Тавык йомыркасының кабыгы – кальцийлы бик яхшы өстәмә азык. Рәхмәтле песнәкләр һәм чыпчык­лар сезгә һичшиксез күңелле мизгелләр бүләк итәчәк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев