Җәмгыять

Казан мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булучыларны бүген җирлиләр

Бүген Татарстанда матәм көне игълан ителде.

(Тәтеш, 12 май, «Тәтеш танңары»). Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм вакытында һәлак булган кешеләрне бүген, 12 майда, җирлиләр. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны раслады.

Кичә Казанда яшәүче 19 яшьлек егет мәктәптә атыш оештырды. Тугыз кеше фаҗига корбаны булды. Бу — җиде бала, ике укытучы. 21 кеше яраланды, алар хастаханәдә. 
Һөҗүм итүче тоткарланды, җинаять эше ачылды.
Бүген Татарстанда матәм көне игълан ителде.


Нет комментариев