Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанда, Россиядә беренчеләрдән булып, WorldSkills дөнья чемпионаты ачылды

Тантанада Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев катнаша.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда “Казан-Арена” стадионында "Киләчәк синең кулыңда" шигаре белән һөнәри осталык буенча WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты ачылды.

Нәкъ 19.00 тулырга биш минут кала кире старт тәмамланганнан соң, тамашачы экранда чемпионат узган илләрне күзәтеп чыкты. Безгә кадәр 2017 елда ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Абу-Даби шәһәрендә узган. WorldSkills Kazan 2019 – халыкара хәрәкәтнең безнең ил территориясендә беренче чарасы.

Фейерверктан соң мәйданга иң элек WorldSkills әләме чыкты. Ул Россиянең 24 төбәген әйләнеп узган. Бу минутларда стадион алкышлары астында 63 конкурсант ил делегатлары үз флаглары белән мәйдан тирәли үтә.

Тантанада Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, WorldSkills президенты Саймон Бартли, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар катнаша.

WorldSkills чемпионатына 56 компетенция буенча көч сынашырга 63 ил һәм регионнан 1300 дән артык катнашучы килгән. Чемпионат бәйгеләрен 250 меңнән артык тамашачы карар дип көтелә. 

Фото: Михаил Захаров

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев