Көчле җил һәм боз көтелү сәбәпле, респукбликада шторм кисәтүе игълан ителде
Җәмгыять

Көчле җил һәм боз көтелү сәбәпле, респукбликада шторм кисәтүе игълан ителде

Якындагы 1-3 сәгатьтә республикада һава шартлары начарлануы турында хәбәр ителә.

(Тәтеш, 27 июнь, "Тәтеш таңнары").  Көчле җил һәм боз яву сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Якындагы 1-3 сәгатьтә республикада һава шартлары начарлануы һәм шимбә кичкә кадәр, якшәмбе төнлә дә шулай булуы фаразлана.

Татарстанда секундына 27 метр тизлектә җил көтелә. Көчле яңгыр һәм эре боз яварга мөмкин.


Нет комментариев