Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Көчлеләр” – беренче

Шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең “Форпост” хокук саклау яшьләр хәрәкәте активистлары беренче сыйныфлар өчен “Юл әлифбасы” дигән мавыктыргыч интерактив-белем акциясе оеш­тырдылар.

(Тәтеш, 23 март, "Тәтеш таңнары", Динә МАНСУРОВА). “Барс” спорт-сәламәтләнде­рү комплексында узган чарада Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Буа бүлеге начальнигы Анна Сергудаева, районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов, “Форпост” директоры Анна Мещерякова катнашты.

Катнашучылар өчен ярышлар әзерләнгән иде, анда балалар җитезлекләрен, тапкырлык­ларын, фикер йөртә һәм, әлбәттә инде, юл хәрәкәте Кагыйдәләрен белүләрен күрсәтә алдылар. Укучылар биш командага бүленеп, 1нче “А” һәм “Б” сыйныфлары бәйгенең биш этабын – юл хәрәкәте кагыйдәләрен күрсәтеп, биш станцияне үттеләр. Аларга самокатта йөрү аеруча да ошады. “Барысы да уйланылган һәм яхшы оештырылган, – дип билгеләп үттеләр Тәтештәге 2нче урта мәктәп педагоглары Тать­я­­на Дружинина белән Александра Юркина. – Без укучылар өчен сөендек, алар барлык биремнәрне үтәделәр”.  Акция бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Һәрбер катнашучы бүләк җыелмасы алды, ә югары нәтиҗәләр күрсәткән командалар чара йомгаклары буенча шулай ук кыйммәтле бүләкләр алдылар. “Светофор” командасы өченче урынны яулады, “Яшен” – икенче, ә беренчелек өчен диплом  шатлыклы “Ура!” сүзләре астында “Көчлеләр” командасына тапшырылды. Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаган һәм балаларны юлларда имин йөрүгә өйрәткән өчен Анна Мещерякованы “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ дипломы белән бүләкләделәр.  Педагогларга тапшырылган уку комплектлары да укучыларны юл хәрәкәте Кагыйдәләренә өйрәтүдә аларга яхшы булышлык булачак.

“Бүләкләр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча федераль максатчан программаны тормышка ашыру максатларында бүлеп бирелде, – дип хәбәр итте Анна Сергудаева. – Без бүген Килдеш урта мәктәбендә булдык, Тәтеш шәһәренең “Миләшкәй” балалар бакчасында педагоглар киңәшмәсе уздырдык. Районның барлык белем бирү учреждениеләрендә балалар һәм үсмерләр арасында юл хәрәкәте Кагыйдәләрен киң җәелдерүгә зур игътибар бүлеп бирелүе сөендерә. Дәүләтебезнең мөһим бурычы – ул балаларны урамда имин йөрүгә өйрәтү, юл хәрәкәте канунын үтәүчеләрне тәрбияләү”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев