Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күчтәнәчләргә һәркайсы сөенгән

Районыбызның Олы Шәмәктәге картлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәр күчтәнәчләр кабул итте.

(Тәтеш, 18 октябрь, "Тәтеш таңнары",Сиринә Сәйфетдинова). Күптән түгел генә биредә Тәтеш шәһәре аккалфаклары Асия Ибраһимова, Гөлчәчәк Зәйнуллина, Әтрәч җирлеге башлыгы Илнур Юнысов, җирлектәге “Кызыл миләш” ансамбленә йөрүче 10 мөслимә, авылның “Ак калфак” вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, авыл активлары бик күп күчтәнәчләр төяп Өлкәннәр көне белән тәбрикләргә барды.

“Кызыл миләш”ләр чыгышын интернат-йорттагылар йотлыгып тыңлады. Үзешчәннәр Васыйл Юнысов белән Илһам Хәйбуллин, Тәнзилә Садриева белән Алсинә Фәйзуллина, Исламия Гыймранова, Гыйльман Хөснетдиновларның җырларын, Ләүһидә Заһидуллина белән Хәлил Мәгъсүмовның парлы биюен, Роза апа Фәйзуллинаның шигырен өлкәннәр алкышлап каршылады. Мәрзыя Юнысова камыр ризыклары пешереп алып барды. Ринат Минәев машина белән тәэмин итте. Күмәкләшеп бардык, күңел җирендә булды. Өлкәннәр  без киткәндә рәхмәт әйтеп калдылар, килүегезне көтеп калабыз диделәр”, – дип уртаклаштылар игелекле гамәл кылган райондашлар.  Сүз азагында әтрәчлеләр шатлыкларын җиткереп, өстәп болай дип тә әйттеләр:“Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Нургалиев та җирлектәге барлык өлкәннәргә күчтәнәч-пакетлар өләшеп чыкты. Хөрмәтебез әйтеп бетергесез, шулхәтле сөендек”.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев