Җәмгыять

Келәштә «Илһам килеп тәрәзә чирткәндә» дигән чара узды

Келәш китапханәсе хәбәр итә.

Китапханәчеләр җирле һәвәскәр шагыйрьләрнең «Илһам килеп тәрәзә чирткәндә» дигән шигырьләр җыентыгын бастырып чыгардылар.

Китапханәдә әлеге басманың презентациясе узды. Китапханәчеләр иҗади укучыларның биографиясе белән кыскача таныштырдылар, алар үз чиратында туган җиргә мәхәббәт, табигать матурлыгы һәм мәңгелек кешелек кыйммәтләре турында үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. Кич искиткеч җылы, ышанычлы атмосферада узды.

Чарага «Күпкырлы китап» күргәзмәсен тәкъдим иттеләр һәм аңа күзәтү ясадылар. Китап күргәзмәсен берничә блокка бүлделәр: фольклор (әкиятләр, бәетләр), тарихи проза, Татарстанның хәзерге поэзиясе һәм махсус бүлек - «Якташларыбыз иҗат итә». Биредә җирле авторларның басылган шигырь җыентыклары урын алды.

Бу җылы кич һәм кулдагы җыентык шагыйрьләребезгә яңа сулыш бүләк итәр дип өметләнәбез. Илһам сезнең тәрәзәләрегезне һәрвакыт шакысын, сез тагын уртаклашырга теләгән матур юллар тудырсын!

 


Нет комментариев