Өлкәннәр көнендә Келәш авылы китапханәчеләре «Китап укып үскән буын» күргәзмәсенә күзәтү ясаганнар.
Күргәзмәдә сәламәтлеккә һәм озын гомерлелеккә, яшь кризисларын җиңү проблемаларына багышланган китаплар, файдалы ризык рецептлары белән дөрес туклану, тире һәм чәчләрне карау, сәламәтләндерүнең традицион ысуллары турында әдәбият тәкъдим ителгән.
Шулай ук бакчачылар һәм дачниклар өчен басмалар, кул эшләре һәм күңел өчен башка шөгыльләр буенча белешмәләр тәкъдим ителгән.
Фотоны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте
Нет комментариев