Яңа ел җитә...
(Тәтеш, 31 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Киләсе Үгез елы якынлашканда, яңа елны ничек каршыларга, якыннарга нәрсә бүләк итәргә, дигән уйлар һәркемдә дә барлыкка килә.
Фаразларга караганда, Үгез ашыгырга яратмый, тәкәбберлекне өнәми. Шуңа да Үгез елын шау-шуларсыз каршы алырга кирәк. Үгез эш сөючән хайван буларак, кешеләрдән дә шуны таләп итә һәм хезмәт кешесенә хөрмәт белән карый. Үгез елында гаиләгә игътибар бирергә кирәк.
2021 елда ак, көмеш, алтын, коңгырт, аксыл-соры, алсу төстәге әйберләр туры килә.
Табынга күбрәк туклыклы ризыклар куйсаң яхшырак. Ат казылыгы, күркә, үрдәк, каз, тавык итләреннән ризыклар әзерләргә мөмкин. Гарнир итеп бәрәңге, ярмалар пешерсәгез була. Үгез баллы һәм тозлы ризыклар ярата. Өстәлгә төрле тозлы яшелчәләр, торт куйсаң да яхшы. Җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка, руккола) турында да онытмаска кирәк.
Күлмәкләргә килгәндә, Үгез 2021 елны каршы алу өчен яңа кием-салым сатып алмасагыз да үпкәләмәячәк. Үгез елында куе кызыл төстән баш тартырга туры килер. Аның урынына алсу төсне, басынкы тоннарны сайларга киңәш ителә. Ир-атларга Яңа елны гадәти ак күлмәк һәм кара чалбардан каршы алсалар да бик әйбәт. Соры костюм сайларга була. Джинсы чалбар һәм футболкадан каршы алсагыз да ярый. Хатын-кызлар чалбар, ялтыравыклы кофта һәм күлмәк кияргә мөмкин. Гүзәл затлар үз образларын төрле аксессуарлар белән баета ала. Мәсәлән, ак алтын, платина, көмеш беләзек, йөзек кияргә мөмкин. Бизәнгәндә кызыл төстәге кычкырып тора торган иннек кулланмаска киңәш ителә. Монда да аксыл, сөт төсләреннән файдаланырга кирәк.
Бүләкләр сайлаганда, көнкүрештә файда китерә, тормышта гел кирәк булырлык бүләкләр ясау икеләтә шатлыклы булачак. Якын кешеләрегезгә плед, җылы, йомшак халат бүләк итәргә мөмкин. Блендер, каһвә пешерү җайланмасы, иттарткыч кебек, шундый көнкүреш техникасы, аш-су бүлмәсендә куллану өчен савыт-саба җыелмасы да менә дигән бүләк. Ир-атларга портмоне, җылы свитер, машинага куяр өчен кирәк-яраклар бик отышлы булачак. Хатын-кызларга исә зәркән эшләнмәләре, салонга сертификат, китап бүләк итәргә ярый. Тәмле, сыйфатлы чәй, каһвә, фоторамка, блокнот, яхшы каләм – дусларыңа ошаячак.
Йортны бизәгәндә ап-ак ашъяулыклар, алтын, көмеш һәм яшел төстәге әйберләрне файдаланыгыз. Үгезгә ярарга теләсәгез, үз кулларыгыз белән матур эшләнмәләр ясарга була. Печәнне түгәрәк рәвешенә кертеп чорныйбыз һәм оя ясыйбыз, аның уртасына кишер, нинди дә булса яшелчәләр салабыз. Ояны кипкән чәчәкләр, яшел тасмалар белән бизәп җи-бәрергә мөмкин.
фото: pixabay.com
Нет комментариев