Тәтеш районы Кече Әтрәч авылы мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме билгеләп үтелде.
(Тәтеш, 5 декабрь, Тәтеш таңнары). Анда Казаннан мәртәбәле кунаклар РФ һәмТР мөслимәләре берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина, ТР Абыстайлар шурасы әгъзасы Сәйдә абыстай Аппакова, районның имам мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова һәм аның вәкилләре, районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гүзәл Мингалиева, “Нур” хуҗалыгы җитәкчелеге, тирә-күрше авыллардан килгән имамнар, авыл халкы һәм башкалар катнашты.
Сый-нигъмәтле табын артында барган бәйрәм кысаларында үтемле вәгазьләр, мөнәҗәтләр, балалар тарафыннан шигъри әдәби чыгышлар яңгырады.
Нет комментариев