Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Келәш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән туган якны өйрәнү буенча сәяхәт оештырдылар

    Кече һәм Зур Әбәкүл сулыкларының тарихларын ишеттеләр.

    (Тәтеш, 29 июль, "Тәтеш таннары"). 

    Келәш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән “Туган яктан гүзәл җир юк” дип аталган туган якны өйрәнү буенча сәяхәт оештырдылар. Кече һәм Зур Әбәкүл сулыкларының тарихларын ишеттеләр. Аларның исемнәре тарихын белү бигрәк тә кызыклы булды. Яраткан чишмәбез  - Каш кизләвендә тәм- томнар белән сыйландылар, уеннар уйнадылар, китап укыдылар. Әлбәттә, чишмә буена утыртылган чәчәкләргә су сибәргә дә онытмадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: