Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт министрлыгы пенсионерлар өчен 3,3 мең сум түләү турындагы мәгълүматны кире какты

Министрлык белгечләре республикада яшәүчеләрне мошенниклардан сак булырга киңәш итә.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр төрле мессенджерлардан соңгы вакытта эшләми торган пенсионерлар шифаханәдә дәваланудан баш тарткан очракта 3,3 мең сум күләмендә компенсация ала дигән хәбәр ала. Бүген Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бу мәгълүматны кире какты.

«Соңгы вакытта эшләми торган пенсионерлар шифаханәдә дәваланудан баш тартучылар компенсация алачак дигән мәгълүмат тарала башлады. Авторлар гражданнарны социаль яклау территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм 3300 сум күләмендә айлык акчалата түләүне рәсмиләштерергә кушалар. Әмма федераль һәм республика законы белән дә бу чара каралмаган», — диелгән ведомство хәбәрендә.

Министрлык хезмәткәрләре өлкән кешеләргә социаль яклау территориаль органнарына бу сорау белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итми. Алар шулай ук республикада яшәүчеләргә билгесез кешеләргә шәхси банк карталары реквизитларын, пароль һәм башка шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәскә һәм мошенниклардан сак булырга киңәш итә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/13/180791/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев